news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев Петербургта М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе төньяк башкалада эшлекле сәфәрдә.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Санкт-Петербургта герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Васил Шәйхразиевны шәһәр буенча Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хезмәткәре Дамир Сабиров озатып йөри. 

"Татар-информ" бүген Васил Шәйхразиев Петербург татарлары белән очрашачак, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot