Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев Петербург татарлары белән очрашачак
Эшлекле сәфәр төньяк башкаланың нәкъ үзәгендә урнашкан Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәк салу белән башланачак.
(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Санкт-Петербургта эшлекле сәфәрдә булачак. Сәфәр кысаларында Татар милли-мәдәни мохтарият активистлары һәм Санкт-Петербургның миграцион сәясәтен тормышка ашыру һәм милләтара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе О.И.Махно, Ленинград өлкәсенең эчке эшләр сәясәте буенча вице-губернатор С.Н.Перминов белән белән очрашулар көтелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәр белән танышу Санкт-Петербургның нәкъ үзәгендә урнашкан Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәк салу белән башланачак. Аннан соң, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән танышу булачак. Шулай ук, Милли шура рәисе Ленинград өлкәсенең Дуслык йорты белән танышачак. Анда ул илнең төньяк – көнбатыш регионында урнашкан татар иҗтимагый оешмалары, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге хакимиятләр вәкилләре белән очрашачак, диелгән әлеге хәбәрдә.
Шулай ук, эшлекле сәфәр кысаларында Милли шура рәисенең Санкт-Петербург шәһәренең Милләтләр йорты белән танышуы да каралган.
Кичә "Татар-информ" Мәскәүдә "Хәрәкәт" тантанасына җыелган татар яшьләрен Васил Шәйхразиев сәламләде, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз