news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев парк, шугалакларда музыка ике дәүләт телендә яңгырарга тиешлеген әйтте

Вице-премьер дәүләт телләре турында закон үтәлеше күрсәткечләре үтәлмәгән унике районны атады.

Васил Шәйхразиев парк, шугалакларда музыка ике дәүләт телендә яңгырарга тиешлеген әйтте
Рамиль Гали/архив

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев парк, шугалакларда һәм башка җәмәгать киңлекләрендә музыкаль бизәлеш ике дәүләт телендә булырга тиешлеген әйтте. Бу мәсьәләне ул ТР Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында күтәрде.

“Ни өчен паркларда, шугалакларда музыка ике дәүләт телендә яңгырамый? Кешеләр моны белә, борчыла. Моның өчен муниципалитетлар җаваплы. Бу эш төгәл башкарылуын сорыйм. Законның бөтен куәтенә эшләвен телибез”, - диде Васил Шәйхразиев.

Ул дәүләт телләре турында закон үтәлеше буенча 33 районда яхшы динамика булганын, ләкин 12 районда күрсәткечләр үтәлмәгәнен әйтте. “Бу - Әлки, Әтнә, Әгерҗе, Буа, Алабуга, Питрәч, Зәй, Теләче, Чирмешән, Балык Бистәсе, Спас, Чистай районнары. Район башлыклары шәхси контрольгә алсын. Финанслар, кадрлар дисәк тә, бу закон бозылу очракларында акламый”, - дип кисәтте вице-премьер.

news_right_1
news_right_2
news_bot