Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев Новосибирск Татар үзәгендә төзекләндерү эшләре белән танышты
Бу бина татар оешмасына быел бушлай бирелде.
(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле визит белән Новосибирск шәһәренә килде. Сәфәрен ул биредә урнашкан өлкә Татар үзәгендә башкарылучы эшләр белән танышудан башлады. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" сайтында хәбәр ителә.
Милли шура рәисен Новосибирск Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Гәрәев озатып йөрде.
Исегезгә төшерәбез, үзәктә хәзерге вакытта ремонт эшләре алып барыла. 2020 нче елда үзәк үзенең 30 еллыгын билгеләп үтәчәк һәм юбилейны яңартылган бинада каршы алырга җыеналар.
Бу элеккеге балалар бакчасы урнашкан бина. Ул татар оешмасына быел бушлай бирелде. Гомуми мәйданы 800 кв.м. Икенче катында концерт залы, сәнгать студиясе урын алачак. Төзекләндерү эшләрен башкарырга Татарстан ярдәм итә. Аның барышын Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев контрольдә тота.
Милләттәшләребезне биналы итү мәсьәләсе Новосибирскида федераль Сабан туен үткәрергә әзерләнгәндә хәл ителде. Мондый бүләк өчен алар Татарстан Президентына рәхмәтле. Хәзерге вакытта өлкәдә 30 меңнән артык татар яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз