news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев норматив-хокукый актларны татарчага тәрҗемә итүдә үсеш күзәтелгәнен әйтте

2018 елның декабрендә муниципаль берәмлекләрдә норматив-хокукый актларны тәрҗемә итү 28 проценттан 53 процентка җиткән.

Васил Шәйхразиев норматив-хокукый актларны татарчага тәрҗемә итүдә үсеш күзәтелгәнен әйтте
tatarstan.ru

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Норматив-хокукый актларны татарчага тәрҗемә итү буенча 2018 елда уңай динамика күзәтелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында телләр турында закон үтәлешенә багышланган утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әйтте.

Аның сүзләренчә, хокукый мәгълүмат рәсми порталы мәгълүматлары буенча, 2018 елда дәүләт хакимияте органнары тарафыннан 937 норматив-хокукый акт дөнья күргән, аларның 882се  татар теленә тәрҗемә ителгән (91,4 процент).

2018 елда муниципаль берәмлекләрдә 26 мең 525 муниципаль норматив-хокукый акт басылып чыккан, шуларның 7 мең 510сы татарчага тәрҗемә ителгән – бу 28 процент тәшкил итә.

"Ә узган елның декабрендә 3 мең 799 муниципаль норматив-хокукый акт басылып чыккан, 2 меңнән артыгы тәрҗемә ителгән – 53 проценттан гыйбарәт. Шул рәвешле, ел азагында динамика күзәтелә", - диде Васил Шәйхразиев.
 
Аның әйтүенчә, кадрлар кытлыгы да бар, ләкин барыбер закон үтәлеше 100 процент дәрәҗәдә булырга тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100