news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Нижневартовскида Татар мәдәнияте көннәрендә катнашачак

Быелгы чаралар Нижневартовск шәһәренең “Мирас ” Татар милли-мәдәни автономиясенең 20 еллык юбилеена багышлап оештырыла.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). 20-21 апрель көннәрендә Нижневартовскида, елдагыча,  Татар мәдәнияте көннәре уздырыла. Быелгы чаралар Нижневартовск шәһәренең “Мирас ” Татар милли-мәдәни автономиясенең 20 еллык юбилеена багышлап оештырыла. Чараларда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның катнашуы да көтелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар мәдәнияте көннәренең бәйрәм концертында Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Тантаналы чара 20 апрель көнне 19:00 сәгатьттә Нижневартовск шәһәренең Сәнгать сараенда узачак. Керү чакыру билетлары буенча.

Нижневартовскида Татар мәдәнияте көннәрендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның катнашуы да көтелә. Әлеге сәфәр кысаларында ул шулай ук тагын бер төркем чараларда катнашачак, диелә Конгрессның матбугат үзәге хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100