news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев Нижневартовскида Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Нижневартовскига килде.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Бүген Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эшлекле сәфәр белән Нижневартовскига килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче эш итеп, Татарстан вәкилләре өчен шәһәр буйлап экскурсия үткәрелде. Кунакларга Нижневартовскның истәлекле тарихи урыннарын күрсәттеләр. Бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәле янында туктап, алар чәчәкләр салды. Шулай ук кунаклар милли мәдәниятләр үзәгендә булды.

Бүгенге көн тәртибендәге тагын бер чара Нижневартовскиның «Патриот» балалар һәм үсмерләр техник иҗаты йортында билгеләнгән. Васил Шәйхразиев үзәкне карап чыгачак һәм биредә булачак М.Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылышында катнашачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot