Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев: Милләт телсез була алмый
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Милли җыенда беренче булып чыгыш ясады.
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев милләт телсез була алмавын ассызыклады. Бу хакта ул Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында барган Милләт җыенында әйтте.
«Кеше телсез була ала, ләкин милләт телсез була алмый. Тел бөтен дөнья татарларының иң зур мәдәни байлыгы. Аның нигезендә туган татар мәдәнияте, театр, музыка сәнгате, сынлы сәнгать башка рухи хәзинәләрне яңартып торырга һәм татарларның милли тәңгәллеген саклап калырга ярдәм итә», — дип сөйләде Васил Шәйхразиев.
«Тел — тарихи мирасның ачкычы. Татар теле Евразия киңлекләрендә яшәүче башка төрки халыкларны тылмачсыз аңларга мөмкинлек бирә. Икътисади өлкәдә хезмәттәшлек тудырырга ярдәм итә», — дип белдерде ул.
Милләт җыены хәзерге вакытта Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында бара. Биредә бүген Татарлар гамәл стратегиясен тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре проекты кабул ителә. Чарада Татарстан Республикасыннан һәм шулай ук Россиянең 68 төбәгеннән 500 милләттәшебез катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз