news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев Мәскәү татарлары белән аралашачак

Ул Үзәк федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашачак.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Бүген, 25 февраль көнне, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла. Эш программасы кысаларында ул Татар мәдәни үзәге “Ассадулаев йорты”на барачак һәм Үзәк федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичен Васил Шәйхразиев “Хәрәкәт” татар яшьләре көннәрендә катнашачак. Гадәттәгечә, бәйрәм кысаларында “Хәрәкәт” яшьләр проектларының еллык премияләре дә тапшырылачак.

“Хәрәкәт” бәйгесенең бүләкләү тантанасы 2014 елдан башлап уздырыла һәм анда бер меңләп кеше катнаша. Болар – актив яшьләр, шулай ук мәдәният, журналистика, фән, икътисад, медицина, хәрби өлкәләрдә уңышка ирешкән күренекле татарлар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot