news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев «Мәскәү татар штабы» җитәкчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

18 декабрьдә Милли шура әгъзалары «Мәскәү татар штабы» оешмасын Бөтендөнья татар конгрессы составыннан чыгару өчен тавыш бирде.

Васил Шәйхразиев «Мәскәү татар штабы» җитәкчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште
tatar-congress.org

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев «Мәскәү татар штабы» оешмасы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев белән очрашты. Алар хезмәттәшлек буенча сөйләште. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

18 декабрь көнне узган Киңәйтелгән утырыш вакытында Милли шура әгъзалары «Мәскәү татар штабы» оешмасын Бөтендөнья татар конгрессы составыннан чыгару өчен тавыш бирделәр. Әлеге хәбәр массакүләм мәгълүмат чаралары аша татар җәмәгатьчелегенә ирештерелде, диелә хәбәрдә.

Иртәгә, 24 декабрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында «Мәскәү татар штабы» оешмасы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев белән видеоинтервью чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot