news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев мөселманнарны Ураза гаете белән котлады

"Аллаһы Тәгалә илләребезгә, гаиләләребезгә тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек биреп, һәрбарчабызга да хәерле гомерләр насыйп кылсын”, диелгән котлауда.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиев мөселманнарны Ураза гаете белән котлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Мөхтәрәм дин кардәшләр, хөрмәтле мөселманнар!

Ел әйләнәсендә зарыгып көткән изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. Шушы айда без кояш чыкканнан кояш баеганчыга кадәр сый-нигъмәтләрдән, кешеләргә карата начар мөгамәләдән һәм рөхсәт ителмәгән башка эш-гамәлләрдән тыелып тордык, кичләрен якыннар белән мул табыннар артында ифтар кылдык.

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә «Кем Рамазан аенда чын күңелдән бирелеп уразаларын тоткан булса, ул бәндә анасыннан яңа туган сабый кебек гөнаһсыз калыр» дигән. Шушы изге айда тоткан уразаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабуллардан булсын, уразаларыбыз өчен әҗер-савапларны ел дәвамында күрергә насыйп итсен.

Кадерле дин кардәшләр! Ураза гаете мөбәрак булсын! Аллаһы Тәгалә илләребезгә, гаиләләребезгә тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек биреп, һәрбарчабызга да хәерле гомерләр насыйп кылсын”, диелгән котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot