news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев мөселманнарны Рамазан ае башлану уңаеннан котлады

Ислам дине гореф-гадәтләребез, телебез, яшәешебез сагында торган иң ышанычлы көч булып тора, диелгән хәбәрдә.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Рамазан ае башлану уңаеннан котлавын җиткерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте яза.

Кадерле дин кардәшләр, хөрмәтле мөселманнар!

Татар халкын милләт итеп саклап калуда һәм яшәтүдә Ислам диненең әһәмияте бик зур. Чөнки дин гореф-гадәтләребез, телебез, яшәешебез сагында торган иң ышанычлы көч булып тора. Үзен мөселман дип санаган һәр милләттәшебез Ислам диненең биш баганасын — шәһадәт, намаз, ураза, хаҗ кылу һәм намазны үтәп, үзенең ныклыгын, Аллаһыга карата рәхмәтен белдерде. Рамазан – мөселманнар өчен иң кадерле айларның берсе, чөнки бу айда дин кардәшләребез кояш чыкканнан кояш батканчыга кадәр сый-нигъмәтләрдән, кешеләргә карата начар мөгамәләдән һәм рөхсәт ителмәгән башка эш-гамәлләрдән тыелып торалар. Ураза тоту кешенең әхлагын ныгыта, тыелган эшләрдән читләштерә, күңелләрне сафландыра.

Кадерле мөселманнар, дин кардәшләребез, сезне барыгызны да изге Рамазан ае башлану уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Тоткан уразалырыбыз кабул булсын, эшләгән изгелекләребезнең әҗер-савапларын күрергә насыйп итсен, - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100