news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев: «Җәлил укулары»нда быел 40 меңнән артык кеше катнашты

Ул Муса Җәлил шигырьләре нинди телләргә күчерелгән — шул телләрдә сөйләп булу мөмкинлеген әйтте.

Васил Шәйхразиев: «Җәлил укулары»нда быел 40 меңнән артык кеше катнашты
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Җәлил укулары» нда быел 40 меңнән артык кеше катнашты.

«Без конгресс тарафыннан өченче тапкыр Җәлил укулары оештырдык. Җәлилне татар телендә һәм башка телләрдә дә укыйлар. Ничә милләт катнашканын да күрсәтергә була. Яшь буенча бөтен кеше катнаша ала», — диде.

Васил Шәйхразиев 40 мең кешенең 73е финалга узганын әйтте. 18 февраль көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә җиңүчеләргә рәхмәт хаты биреп, зур гала-концерт узачак.

«Икенче елга катнашучылар тагы да артыр дип уйлыйбыз. Өлкәләргә, институтларга чыгарга кирәк», — дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot