news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев: Казан кинофестивалендә мәдәният үсешенә бизнесны катнаштырабыз

Казан кинофестиваленең ачылу тантанасы Камал театры залында бара.

Васил Шәйхразиев: Казан кинофестивалендә мәдәният үсешенә бизнесны катнаштырабыз
tatarstan.ru

Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казан кинофестивале мәдәният үсешенә бизнесны катнаштырырга омтылуның матур үрнәге булырга мөмкин. Казан халыкара мөселман кинофестивале ачылу тантанасында кунакларны сәламләп ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев шушы фикерне җиткерде.

Васил Шәйхразиев һәрвакыт сентябрь аенда уздырыла торган Казан кинофестиваленең апрель аенда үтү сәбәбен аңлатты. Оештыручылар ике зур халыкара чараны янәшә үткәрү максатыннан, Казан кинофестиваленең вакытын үзгәрткәннәр - аны Казансаммит белән бер вакытка куйганнар.

Васил Шәйхразиев фикеренчә, бизнес мәдәниятне үстерү эшендә дәүләткә һәм иҗтимагый оешмаларга ярдәмгә килә ала.

Казан кинофестиваленең ачылу тантанасы Камал театры залында бара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100