news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев каз белән бәйле татар халык йолаларын яңартырга тәкъдим итте

«Татарстанда кайбер эшмәкәрләр өчен каз төп табышка да әйләнде», — диде Милли шура рәисе.

Васил Шәйхразиев каз белән бәйле татар халык йолаларын яңартырга тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев татар халкында каз белән булган йолаларны яңартырга кирәклеген әйтте.

«Ул йолалар барлык халыкта кызыксыну тудырачак. Каз һәрвакытта безнең халыкның гореф-гадәтендә булган. Татарстанда кайбер эшмәкәрләр өчен ул төп табышка да әйләнде», — диде ул I Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале җиңүчеләрен бүләкләгәндә.

Васил Шәйхразиев Казан сүзенең дә «каз анасы» дигәннән алынганлыгы турында легенда барлыгын әйтте. «Көндәлек тормышта ноябрь башында авылларда каз чала башлыйлар, авылдашлар, туган-тумачаларны чакырып каз өмәсе оештыралар», — диде ул.

Милли шура рәисе киләсе елда фестивальгә берничә номинация өстәргә тәкъдим итте. «Каз турындагы шигырьләрне, җырларны туплап, җырчылар өчен аерым номинация булдырырга кирәк. Милли ризыкаларыбыз дигәндә, каз белән пешерелә торган ашларыбыз өчен дә аерым номинация булу шарт. Анда какланган каз, каз бәлеше һ.б. ризыклар булырга мөмкин», — ди ул.

Шулай ук ул каз каурые, йоныннан эшләнмәләр өчен дә аерым номинация булдыру яклы. «Әниләр кызларының туена дип, каз мамыгын тутырып мендәр ясый. Аннан соң, киленне өйгә „җиңел аягың белән кер“ дип, шулай ук мендәргә бастыралар», — диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова каз өмәсе йоласының татар халкының генына сеңгән дип саный. «Каз өмәсе татар халкын баета, ул аның белән яши», — диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, фестивальне оештыручыларның берсе Фәрит Уразаев әйтүенчә, йолаларны саклау бүгенгәчә дәвам итә, әмма соңгы 30 елда аңа игътибар кимегән. «Бу бәйге шушы затлы йолаларны саклап калучыларны, өндәп баручыларны берләштерә. Фестиваль Мөслим җирлегендә Ык буенда, бәйрәм казларын сату Чаллыда булырга тиеш иде», — диде оештыручы.

Фестивальдә Башкортстан, Оренбург, Төмән, Пермь, Ханты-Мансийск, Самара, Ульяновск һ.б. чит төбәкләрдән катнашучылар бар иде. Җиде номинациядән 600гә якын эш җибәрелгән. «Сайлап алу җиңел булмады. Безгә килгән материалларны You Tube хостингына йөкләрбез дип уйлыйм. „Каз өмәсе“ фестивале — хатын-кызлар хәрәкәтенә әйләнде», — ди Фәрит Уразаев.



Галерея: Каз өмәсе фестивале җиңүчеләрен бүләкләүдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100