news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Ижевскида Тукай исемендәге гимназиядә булды

Гимназиядә 222 укучы татар телен өйрәнә.

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле визит белән Удмуртия башкаласы Ижевск шәһәрендә булды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Милли Шура рәисе эш программасы кысаларында Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы гимназиядә булды.

Мәктәп җитәкчелеге билгеләп узганча, 2017-2018 уку елында гимназиядә 678 укучы белем ала, шуларның 222се татар телен өйрәнә. Гимназия 1998 елда Азин урамындагы элеккеге татар мәктәбе базасында ачылган. Алар Татарстан Республикасыннан Әгерҗенең 2,3,4 нче мәктәпләре һәм 1 нче гимназиясе, Зәйнең 1 нче гимназиясе, Арчаның Кырлай мәктәбе, Әгерҗенең Тырсы мәктәпләре белән актив хезмәттәшлек итә.

Бүгенге көндә гимназиянең мондый уңышларын әйтеп узарга була: Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында 7 җиңүче; Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада 7 җиңүче; Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада 4 призер; “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче”; “Туган телем – иркә гөлем” бәйгесе республика фестиваленең Беренче дәрәҗә лауреаты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100