news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев "Италиядәге татарлар" оешмасы вәкиле белән очрашты

Милли Шура рәисенең эшлекле сәфәре дәвам итә.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Кичә Милли Шура рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев Миланга килде. Төньяк Италиядә урнашкан бу эре шәһәрдә бүген Татарстан делегациясе эшләячәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Кичен Васил Шәйхразиев “Италиядәге татарлар” мәдәният ассоциациясе җитәкчесе урынбасары Венера Абдулхаликова белән очрашып сөйләште. Сүз ассоциациянең эшчәнлеге турында барды. Сөйләшү җитди һәм эшлекле формада үтте. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров та катнашты, диелә хәбәрдә.

Бүген көненең икенче яртысында Васил Шәйхразиев “Италиядәге татарлар” мәдәният ассоциациясе әгъзалары белән очрашачак. Соңрак Италиядә яшәүче милләттәшләребез белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның да очрашуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100