news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Иртәгә Татарстан делегациясе Томск өлкәсендәге Стрежевой шәһәренә юл тотачак.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген, 23 ноябрьдә, Милли Шура Рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев җитәкләгән делегация Ханты-Манси автоном округының Нижневартовск шәһәренә килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегация составында Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты баш референты Рамил Хафизов һәм башкалар бар.
Көн дәвамында татарстанлылар Нижневартовск шәһәрендәге татарлар һәм мөселманнар тормышы белән танышты.

Нижневартовск шәһәренә сәфәр кысаларында Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев җитәкләгән делегация Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйды. Герой-шагыйрь рухына дога да укылды.

Аннан соң Казан кунаклары шәһәр мәчете төзелешенең барышы белән танышты. Нижневартовскта мәчет төзү фикерен шәһәр мөселманнары 2000 елдан бирле йөртә. 2001 елда башланган төзелеш әле дә дәвам итә. Төзелешнең озакка сузылуы финанс кытлыгы белән бәйле. Шулай да, 2018 елда мәчет сафка басачак, дип өметләнә шәһәр мөселманнары.

Кич белән Васил Шәйхразиевның шәһәрдәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашуы көтелә. Очрашу алдыннан делегация “Патриот” дип исемләнгән балалар һәм яшүсмерләр техник иҗаты үзәге белән дә танышып чыгачак.

Иртәгә, 24 ноябрьдә, Татарстан делегациясе Томск өлкәсендәге Стрежевой шәһәренә юл тотачак. Татарстанлылар шәһәрдә “Әл-Хәят” мәчетенең тантаналы ачылыш бәйрәмендә катнашачаклар, диелә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100