news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев: Илһам Шакиров исән чагында гомере буе татар халкына хезмәт итте

Казанда татар халкының легендар җырчысы Илһам Шакиров истәлегенә мемориал такта ачылды.

Васил Шәйхразиев: Илһам Шакиров исән чагында гомере буе татар халкына хезмәт итте
Владимир Васильев

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров истәлегенә такта ачылды. Аның авторы — скульптор Фәнил Вәлиуллин. Мемориал такта Казанның Николаев урамындагы 5нче йорт диварына куелган. Җырчы бу йортта 1975 –2005 елларда яшәгән.

«Исән чагында Илһам абый гомер буе татар халкына хезмәт итте. Хәзер исә ул тагын да ныграк татар милләте өчен хезмәтен алып бара. Илһам абый сәхнәгә чыкканда һәрвакыт татар милләте турында вәгазь укып, һәр кешенең колагына татар телен саклау мәсьәләсе турында әйтә бара иде. Илһам абый үз тирәсендә безне һәрдаим берләштерә белде. Тактаны ачу — үзенә күрә аңа рәхмәтебез. Бу бөтен кеше өчен зур горурлык», диде Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Илһам Шакировның ярдәмчесе Илһам Хаҗиев сүзләренчә, әлеге йортта Рәшит Ваһапов, Галия Булатова, Заһид Хәбибуллин кебек шәхесләр яшәгән. «Илһам абый 31 ел гомерен шушы йортта үткәрде. 1970-1980 елларда бу йортта абыйның фатирында күп кенә татар артистлары, язучылары кунакка килеп йөргән. Сөйләшүләр, яңа планнар корулар монда узган. Минемчә, Илһам абыйның да рухы шаттыр», — диде ул.

«Милләтне искә алганда һәрвакыт билгеле бер шәхесне атыйбыз. Илһам Шакиров — милләтара кеше, аңа күп милләт кешеләре сокланган. Ул безнең өчен җыр гына түгел, тел сагында да торган татарның бөек улы. Алла боерса, 15 октябрьдә Яңа татар бистәсе зиратында кабер ташы куярга ниятлибез», — диде Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин.

Татарстанның халык язучысы Разил Вәлиев Илһам Шакиров әйтеп калдырган васыятен яңгыратты. «Аның васыяте — туган моңнарыбызны, телебезне саклау, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау. Илһам ага янында мин бик еш була идем. 1968 елда нәкъ шушы фатирда аның белән бергәләп „Бер алманы бишкә бүләек“ дигән җырны язган идек. Илһам абыйга кайчан гына барып керсәң дә, өстәл тулы китаплары булыр иде», — дип искә алды ул.

«Мин җырчылар арасында Илһам абый Шакиров кебек әдәбиятыбызны, тарихыбызны, сәнгатебезне белгән башка җырчыны белмим. Ул халкыбызның бөтен хәсрәт-кайгысын, шатлык-сөенечен күңеленә иңдергән сирәк затларның берсе иде. Шуңа күрә дә аның җырлары бөек, шуңа күрә дә без аны якын итәбез», — диде Разил Вәлиев һәм «Җыен» фондында чыккан Илһам Шакировка багышланган беренче альбомны бүләк итте.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов фикеренчә, кешенең каберенә йөргән вакытта гына кеше яши. «Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров һәм башкалар бар. Аларның беркайчан да истә чыкканы юк. Эстрадада йолдызлар бик күп, Илһам абый — кояш. Ә кояшка бик якын да барырга ярамый, үзегез беләсез. Урыны оҗмахта булсын», — диде җырчы.

Илһам Шакировның олы абыйсы Кыяметдиннең улы Флүр Шакиров аның фатирында биш ел яшәвен һәм иҗатының чәчәк аткан вакытлары шушы йортта узуын әйтте. Ул мемориал такта ачылуны Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү буенча зур адым дип атады һәм чара ахырында «Мәңгелеккә китеп барам» җырын башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100