news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Стрежевой шәһәрендә “Әл-Хәят” мәчетен ачуда катнашачак.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). 23-24 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе, Татарстанның вице-премьеры Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге төркем Ханты-Манси автоном округындагы Нижневартовск һәм Томск өлкәсе Стрежевой шәһәрләренә эшлекле сәфәр кылачак, дип хәбәр итә Бөтендөндөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Нижневартовскта беренче эш итеп Татарстан кунаклары Муса Җәлил һәйкәленә (авторы Мәхмүт Гасимов, Обь елгасы ярында 2007 елның 25 сентябрендә «Мирас» үзәге инициативасы белән куела) чәчәкләр салачаклар. Соңыннан шәһәр мәчете төзелешен карап кайтачаклар. Әлеге Аллаһ йорты 2000 елдан төзелеп килә. Финанслау җитешмәү аркасында төзелеш туктап-туктап барган. Бу эшне башлап йөрүчеләр әйтүенчә, мәчет 2018 елда төзелеп бетәчәк дигән өмет бар.

Васил Шәйхразиев шулай ук шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге белән очрашыр, дип көтелә.

Стрежевой шәһәренә сәфәр икенче көнгә планлаштырыла. 24 ноябрь көнне анда «Әл-Хәят» мәчетен тантаналы ачу узачак. Мәчет бу төньяк калада биш ел төзелгән. Төзелеш акча юклыктан туктап та торгалаган. Шәһәр мөселманнары 10-15 еллап бер өйне гыйбадәт кылу урыны итеп җайлап кулланганнар икән.
Бу каланың татар җәмәгатьчелеге дә Милли Шура рәисе белән очрашуны түземсезлек белән көтә, диелә матбугат хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100