Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев Финляндиядә чүп җыю һәм эшкәртү технологияләрен караган
Табигать өчен зыянсыз системалар эшләп чыгаручы MariMatic компаниясенең тәҗрибәсе Татарстан өчен файдалы булырга мөмкин, ди вице-премьер.
(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Финляндиядә MariMatic компаниясе вице-президенты белән очрашып, табигатькә зыян салмый торган чүп эшкәртү технологияләре турында фикер алышуын әйтте.
- MariMatic компаниясе озак еллар дәвамында чүп җыю һәм эшкәртү системалары эшләп чыгара. Хәзерге вакытта компаниянең ике төп продукты бар – каты көнкүреш калдыкларын җыючы Taifun системасы һәм калдыкларны җир асты юлларынанн үткәрә торган MetroTaifun системасы. Алар икесе дә экологик яктан зыянсыз. Компания 40 ил өчен меңгә якын шундый система җитештергән.
Васил Шәйхразиев компания тәҗрибәсе Татарстан өчен файдалы булырга мөмкин, дип ассызыклады. MariMatic компаниясе вице-президенты Исмо Виитанен белән очрашуда чүп җыю һәм эшкәртүнең чиста технологияләре һәм аларны Татарстанда куллану мөмкинлекләре хакында сүз барган. Вице-премьер шулай ук бу компаниянең җитештерү мәйданнары белән танышкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз