news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Финляндия татарлары белән очрашты

Финляндия татарлары тырышлыгы белән татар теле Европа милли азчылыклары телләре рәсми исемлегенә кертелгән.

(Казан, 13 май, "Татар-информ"). 13-14 майда Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Финляндия булып, биредә яшәүче татарлар белән очрашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Васил Шәйхразиев Финляндия Ислам җәмгыяте җитәкчесе Голтен Бәдретдин һәм идарә әгъзалары белән аралашкан. Әңгәмә вакытында Финляндиядә яшәүче татарлар Хельсинки–Казан рейсын саклап калуны үтенгән. 

  • Финляндия территориясендә татарлар якынча 200 ел элек барлыкка килә. 1809 елда рус-швед сугышы нәтиҗәсендә Финляндия Россия Империясенә кушыла. Россия армиясенең хәрби гарнизоннарына Аланд утрауларында һәм Хельсинки янындагы утрауларда хәрби корылмалар төзү өчен татарлар юнәлтелә. Финляндиягә татарлар күченүе 1870 елдан алып 1920 еллар уртасына кадәр бары тик Идел буе авылларыннан гына монда алданрак урнашкан кешеләрнең туганнары килүе хисабына гына бара. Нәкъ шуңа хәзер дә Финляндия татарлары бер-берсе белән тыгыз элемтәдә яши. 1870 елда Хельсинкида 46 татар исәпләнгән. Нигездә, бу мех, күн, тукыма һәм кием-салым белән сату иткән сәүдәгәрләр була.
  • XIX – XX гасырлар чигендә биредә кечкенә генә татар җәмгыяте формалаша башлый. 1925 елда дини татарлар төркеме тарафыннан “Исламия” беренче татар оешмасы булдырыла. Ә ун елдан соң Татар мәдәни оешмасы барлыкка килә. Ул инде дини бәйрәмнәрдән тыш спектакльләр, халык музыкасы һәм биюләр белән мәдәни чаралар да оештыра башлый. Җәмгыятьнең дини җитәкчелеге туган телне өйрәнү буенча курслар да оештырып җибәрә, ә 1948 елда башлангыч мәктәп ача.
  • Хәзерге вакытта Финляндиядә 950гә якын татар яши. Күпчелеге Хельсинкида гомер итә, калганнары Тампер, Турку, Котка, Раума, Васса һәм Ярвинпаада.Чит ил татар диаспоралары арасында фин татарлар җәмгыяте иң оешканнардан һәм активлардан. Дисциплина турында һәр җәмгыять әгъзасының, шул исәптән һәр яңасының, аның туганнары һәм якыннарының исемнәре теркәлгән булуы сөйли. Диаспорада үз иерархия һәм структурасы бар: иң мөһим мәсьәләләр җәмгыять советында кабул ителә, агымдагы мәсьәләләрне махсус комиссияләр хәл итә. Фин татарлары милли тарих, мәдәният, тел һәм гореф-гадәтләрне ипләп саклый. Финляндия татарлары тырышлыгы белән татар теле Европа милли азчылыклары телләре рәсми исемлегенә кертелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100