news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев федераль Сабан туе турында: Татар халкы милләтләрне берләштерә

"Без монда Россия төбәкләреннән һәм Казахстаннан милләттәшләрне җыйдык, бу да безнең бердәмлекне күрсәтә", - диде Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразиев федераль Сабан туе турында: Татар халкы милләтләрне берләштерә
Владимир Васильев

(Новосибирск, 8 июнь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Новосибирск шәһәрендә федераль дәрәҗәдәге Сабан туе башланды. Милли бәйрәмнең нәкъ менә бу шәһәрдә үтүен Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев биредә яшәүче татарларга зур ярдәм дип билгеләде һәм бу бәйрәмнең бердәмлек өчен әһәмиятле булуын әйтте.

"Татар халкы ул һәрвакытта да берләштерә торган халык. Бүген биредә төрле милләт вәкилләре җыелган. Бу бәйрәмне без бергә үткәрәбез. Без монда Россия төбәкләреннән һәм Казахстаннан милләттәшләрне җыйдык, бу да безнең бердәмлекне күрсәтә", - диде Шәйхразиев "Татар-информ"га.

  • Былтыргы еллардан аермалы буларак, быел федераль Сабан туе ике көн рәттән үткәрелә. Беренче көнендә, ягъни бүген, шәһәр ипподромында Новосибирск губернаторы призына ат чабышлары узды. Иртәгә Обь елгасы яры буенда традицион бәйрәм оештырылачак.
  • Новосибирскидагы федераль Сабан туена Россиянең 29 регионыннан һәм Казахстаннан 500гә якын татар делегаты килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100