news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Новосибирск шәһәрендә

Милли Шура рәисе төбәк татар милли-мәдәни автономиясендә Новосибирск өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Новосибирск шәһәренә килде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгресы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче итеп, Милли Шура рәисе төбәк татар милли-мәдәни автономиясендә Новосибирск өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашкан. Татарстан кунакларын бик җылы – “Себер гимны” һәм чәк-чәк белән каршы алганнар.

"Аралашу һәрбер кешенең үз-үзе белән таныштыруыннан башланды. Васил Шәйхразиев үз чиратында Конгрессның яңа структурасы турында сөйләде, башкарылган эшләргә һәм куелган максатларга тукталды. Төбәкнең татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеген камилләштерү турында үз фикерләрен җиткерде. Аннары Милли Шура рәисе татар иҗтимагый оешмалары вәкилләренең сорауларына җавап бирде", дип язылган әлеге хәбәрдә.

Совет әгъзалары бик күп сорауларны кутәргән: "Чад татарлары шәһәрчеген (ул Новосибирск шәһәренең нигезен тәшкил итә) торгызу, шуңа бәйле рәвештә Чад татарларының музеен булдыру, Чад татарларының Йорт-Ора авылын торгызу мәсьәләсе, китапханәләрне татар телендәге һәм тарих китаплары белән тәэмин итү һ.б мәсьәләләр. Төп мәсьәләләрнең берсе Новосибирск өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте бинасы проблемасын хәл итү. Бүгенге көндә автономиянең офисы подвалда урнашкан".

Бүген шулай ук Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге белән танышачак. Шулай ук бүгенге программада Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников белән аралашу да бар.

Иртәгә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Новосибирск шәһәре мэрының беренче урынбасары Геннадий Захаров белән очрашачак. Шулай ук эш сәфәре программасында Новосибирскның “Ихлас” тарихи мәчетендә булу һәм Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән күрешеп сөйләшү да булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100