news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Башкортстанга килде

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең Россиядәге татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуы көтелә.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Башкортстанга килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшлекле сәфәр кысаларында ул Иглин районы  Олы Теләк авылында булып, Идиятуллин" фермер хуҗалыгы белән таныша. Соңрак Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллеге бинасында республикадагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашуы көтелә.

Кичен исә “Башкортстан” дәүләт концерт залында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең Россиядәге татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуы булачак.

Шулай ук бу көнне Васил Шәйхразиев “Татар кызы-2017” халыкара бәйгесе матбугат конференциясендә һәм бәйгенең йомгаклау тантанасында катнашачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100