Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Алтай краена килде
Милли шура рәисе хакимият вәкилләре белән очрашачак, Алтай Сабан туе узачак мәйданнар белән танышачак.
(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Алтай краена килде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Васил Шәйхразиевның көн тәртибендә Алтай краеның Хөкүмәт рәисе урынбасары Виталий Снесарь белән очрашу планлаштырылган.
Шулай ук Милли шура рәисе Сабан туе узачак мәйданнар белән дә танышачак.
Көннең икенче яртысында Васил Шәйхразиевның Алтай Республикасы Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Роберт Пальталлер белән очрашу, Татарстан Республикасының “Алтай – Евразия йөрәге” истәлекле билгесенә сәфәр кылу да планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз