news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Чабаксарда Сабан туен оештыручыларны мактады

"Халык, кунаклар үзләрен өйдә кебек хис итсен өчен, сезнең команда барлык бурычларны төгәл башкарды", - диде ул.

(Казан, 6 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Чабаксарда федераль Сабан туен оештыручыларны мактады. Бу хакта ул бүген Чуваш дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсеннән әйтте.

  • Биредә Татарстан һәм Чувашстан сәнгать осталары көче белән әзерләнгән концерт бара.

Васил Шәйхразиев  былтыр Әстерханда федераль Сабан туе программасын япканда, "дилбегәнең" Чабаксарга тапшырылганын искә алды. "Бу Игнатьев һәм Миңнеханов килешүеннән чыгып эшләнгән гамәл булды. Безгә ел дәвамында бу бәйрәмгә әзерләнү уңайлы, җиңел булды. Чын күңелдән әйтәм: сезнең команда барлык бурычларны, эшне, халык, кунаклар үзләрен өйдә кебек хис итәрлек итеп, төгәл башкарды. Без монда күчмә утырыш уздыргач, күңел шундый сөенде", - дип әйтте Васил Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе 8 июльдә Татарстанның Нурлат районында чувашларның милли бәйрәме "Уяв" билгеләп үтеләчәген әйтте. "Татарстанда барлык халыклар бергә дус яши. Без традицияләрне саклап калырга ярдәм итәбез", - диде ул.

Васил Шәйхразиев концертны залда 40 субъекттан милли-мәдәни автономия җитәкчеләре һәм вәкилләре тамаша кылуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100