news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев быелгы сабан туйлары буенча вазгыятьне аңлатты

Кайбер сабан туйлары онлайн форматта үтәргә мөмкин.

Васил Шәйхразиев быелгы сабан туйлары буенча вазгыятьне аңлатты

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Коронавирус пандемиясе сәбәпле, быел җәй башына планлаштырылган халыкара һәм төбәкара сабан туйлары үткәрелмәячәк һәм башка көнгә күчерелмәячәк. Алдагы айлар буенча карарлар исә эпидемиологик вазгыятьтән чыгып кабул ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте. 

Якын арада — май ахыры һәм июньдә үтәргә тиешле халыкара сабан туйлары: Киргизиядә Бишкек шәһәрендә ниятләнгән милли бәйрәм, Болгариядә Софиядә Ауропа сабан туе, Ташкентта Азия сабан туе булмаячак, аларны үткәрергә бүгенге көндә рөхсәт юк. «Алга таба фаразлау мөмкин түгел, анысын бер Аллаһ үзе генә белә», — диде вице-премьер.

Төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге сабан туйларына килгәндә исә, аларны үткәрү карарын һәр төбәк хакимияте, җирле татар оешмасы белән килешеп, эпидемиологик вазгыятьтән чыгып, үзе кабул итә, дип искәртте Шәйхразиев. 

Вице-премьер Татарстан сабан туйлары буенча да ачыклык кертте. «Әлегә бәйрәмнәрне күчерү яисә күчермәү турында карар кабул ителмәде», — диде ул. 

Шул ук вакытта кайбер төбәкләр сабан туйларын онлайн форматта үткәрү идеясен тәкъдим иткән. «Новосибирскидагы милләттәшләребез сабан туен онлайн уздырырга әзерләнә», — диде премьер-министр урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100