Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев Башкортстанның Олы Теләк авылында булды
Милли шура рәисе монда махсуслашкан башкорт һәм татар атлары токымнарын үрчетә торган хуҗалык белән танышты.
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Башкортстан Республикасның Иглин районында булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул районның Олы Теләк авылында урнашкан Хәсән Сәгыйтҗан улы Идиятуллинның крестьян (фермер) хуҗалыгы белән танышты.
Хәсән Идиятуллин хуҗалыгы - махсуслашкан башкорт һәм татар атлары токымнарын үрчетү юнәлешендә эшләүче лидерларның берсе. Атлардан тыш хуҗалык терлекчелек һәм үсемлекчелек белән дә шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз