news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев Барнаулның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесендә катнашты

Милли Шура рәисе Алтай крае дини һәм милли оешмаларның, гыйбадәт йортларының эшчәнлеге белән танышты.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Алтай крае һәм Алтай Республикаларына кылган эш сәфәре ахырында Барнаул шәһәренең Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесендә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Милли Шура рәисе Алтай крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәһим хәзрәт Әхмәтгалиев һәм Алтай крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әнвәр Әминовтан дини һәм милли оешмаларның, гыйбадәт йортларының эшчәнлеге турында мәгълүмат алды. Фәһим хәзрәтне һәм төбәктәге татар имамнарын 19нчы-21нче июль көннәрендә узачак «Милли тормыш һәм дин» IX Бөтеноссия татар дин әһелләре форумында катнашырга чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot