news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессына яшьләрне тартырга кирәк дип саный

“Без бит бүген киләчәк буын өчен эшлибез”, – диде Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессына яшьләрне тартырга кирәк дип саный
Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура Президиумы утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев милли эшләргә яшьләрне тарту кирәклеген белдерде.

“Арабызда яшьләрне дә күрәсе килә. Шуңа күрә структурада яшьләр канаты булырга тиеш. Яшьләр канаты буларак, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин эшчәнлек алып бара”, – диде Васил Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе давамчылык традицияләрен үстерү зарур дип билгеләп үтте. “Без үзебез тәҗрибә туплаган: сөйләшә дә беләбез, киләбез дә, тыңлыйбыз да, фикер дә уртаклашабыз. Әмма без бит эшләрне киләчәк буын өчен башкарабыз. Балалар, яшьләр эшләре буенча Россия һәм дөнья күләмендә яшьләр канаты булырга тиеш”, – диде Милли Шура рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot