news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Австралия татарлары белән очрашуда: Безнең бәхет - татарлыкта

Бөтендөнья татар конгрессында Васил Шәйхразиев һәм Ринат Закиров Чемпионатка килгән Австралия татарлары белән очрашты.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Австралия татарлары белән очрашты. Күрешеп-сөйләшү формаль булмаган мохиттә иртәнге чәй табыны артында узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

30дан артык Австралия татары бу көннәрдә мәркәзебез Казанда кунак була. Футбол буенча дөнья чемпионатын төп сәбәп итеп килгән милләттәшләребез, спорт ярышларын гына карап калмыйча, татарларның баш каласы мохите белән ләззәтләнеп калырга омтыла. Экскурсияләр, мәдәни чаралар – берсен дә калдырмаска тырыша алар. Татарстаннан меңнәрчә километр ераклыкта яшәгән татарлар өчен мондый мөмкинлек бик тансык бит.

“Сез, ничә мең километр узып, үзебезнең татарларның баш каласы – Казанга килгәнсез. Моңа бездә узган зур вакыйга – Футбол буенча чемпионаты ярдәм итте. Без, татарлар, бөтен дөнья буйлап сибелеп яшибез, әмма без дус, без һәрвакыт та бердәм. Безнең бәхет – татарлыкта. Безнең телебез, динебез, гореф-гадәтләребез, милли киемнәребез, милли ризыкларыбыз бар – бу безне берләштерә торган әйберләр. Бөтендөнья татар конгрессы менә инде 26 ел дәвамында татарларны берләштерә һәм алга таба да шулай булачак”, — дип, Васил Шәйхразиев якындагы вакытта үзенә дә Австралиягә бару насыйп булачагына ышанычын белдерде.

Австралиядән килгән кунакларның кайберләре Казанда гомумән беренче тапкыр, икенчеләре күп еллар элек ерак чит җирләргә күченгән, өченчеләре әле күптән түгел генә Австралиягә кәләш булып киткән.

Васил Шәйхразиев һәм Ринат Закиров Австралия татарлары белән тел, милләт, балалар тәрбияләү һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләште. Ахырдан кунакларга Конгресс исеменнән кечкенә генә бүләкләр дә тапшырылды. Очрашудан соң Австралия татарлары өчен Казан буйлап экскурсия уздырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100