news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев: Ат спорты аша татарның яшәү рәвеше һәм көнкүрешен күрсәтәбез

Арчада "Ат көне" уңаеннан халыкара ат чабышлары узды.

(Арча, 30 сентябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Арча районы Яңа Кырлай авылында “Ат көне” уңаеннан “БДБ илләре халыкара кубогы” өчен уздырылган ат чабышлары аша татар халкының яшәү рәвешен күрсәтеп булачак. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстанның атчылык һәм ат спорты федерациясе рәисе Васил Шәйхразиев шундый фикер җиткерде.

“Биредә уза торган чабышлар елдан-ел зуррак масштабта үтә. Ә бүгенге чабышлар үзгәлеге белән аерылып тора. Чөнки бүген 2400 метр арага үзебезнең – иске татар токымлы атларда чабышлар да уздырыла. Максатларыбызга ирешеп киләбез кебек. Чөнки ат чабышлары аша татар халкының яшәү рәвешен чагылдырырга, көнкүрешен күрсәтергә теләдек. Шул ниятләрне чынга ашыру өчен, соңгы ике елда ярышларны татар халкына хас күренешләргә баеттык”, – диде Васил Шәйхразиев.

Аның сүзләренчә, ярышта катнашучылар арасында Россия төбәкләреннән дә вәкилләр булу аеруча сөенечле. “Бу – системалы эш нәтиҗәсе”, – дип бәяләде ул ярышларның БДБ илләре кубогы дәрәҗәсе алуына басым ясап.

Татар тоткымлы, ярым чиста токымлы һәм чиста токымлы чабышкыларның кыска арага узышыннан тыш ярыш атларының 30, 40, 80 һәм 120 чакрым арага җитезлектә көч сынашуының да шаһиты булдык. Иң ерак ара – 120 чакрым арага чабышлар әле быел гына кертелгән икән.

“Аны үтү өчен, кайбер атларга 8-12 сәгать вакыт кирәк. Шуңа да аларга иртәнге сәгать 5тә үк старт бирелде. Сәгать 6да – 80, ә 9да 40 чакрымга узышлар башланды”, – дип аңлатты безгә халыкара категорияле хөкемдар Ольга Корнилова.

Сүз уңаеннан, ерак арада төрле токымлы 43 чабышкы үз көчен сынады. Җайдакларының иң яшенә – 12 яшь.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100