news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев: Җанисәпкә бәйле хокук бозулар булса, без судка кадәр барып җитәбез

Милли Шура рәисе Башкорстан һәм башка төбәкләрдә яшәүче татарларның хокуклары бозылу мәсьәләләре белән махсус ялланган юридик фирма шөгыльләнәчәген әйтте.

Васил Шәйхразиев: Җанисәпкә бәйле хокук бозулар булса, без судка кадәр барып җитәбез
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев 2021 елда халык санын алу вакытында кешеләрнең милли хокукларына тәэсир итү яисә басым ясау күренешләре булса, Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итәргә өндәде. Бу турыда ул бүген ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

Милли Шура рәисе Россиядәге биш миллионнан артык татарның өч миллионы Татарстан һәм Башкортстан республикаларында яши, дип искәртте. «Без һәр төбәктә яшәүче татарларга зур игътибар бирәбез, шул исәптән Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезгә дә», — диде ул.

Васил Шәйхразиев ике республика арасында дустанә, җылы мөнәсәбәтләр булуын ассызыклады. «Татарстан президенты белән Башкортстан башлыгы бер-берсенә бик якын кешеләр, дуслар. Башкортлар һәм татарлар — бер бөркетнең ике канаты. Соңгы арада мин үзем генә дә дүрт тапкыр Башкортстанда булдым, киләсе елда без анда герой Гази Заһитовның 100 еллыгын зурлап оештырырга әзерләнәбез», — дип сөйләде ул.

Шул ук вакытта, Шәйхразиев белдергәнчә, һәр төбәктә дә вазгыятьне үз файдасына кулланырга теләүчеләр бар. Милли Шура рәисе аларны «паровоз алдыннан чабучылар» дип атады. Ул шулай ук җанисәпкә бәйле имеш-мимешләр таралуын әйтте.

«Имеш, халык санын алганда махсус «план»ны үтәгән җанисәпчеләргә планшетлар бүләк ителәчәк дигән имеш-мимеш булды. Ләкин без конкрет фактлар белән генә эшлибез. Кем әйткән, исеме, вакыты — боларның барысын да юрист Гөлнара Сергеева җитәкчелегендәге юридик фирмага тапшырачакбыз. Бөтендөнья татар конгрессы әлеге фирма белән махсус килешү төзеде. Бу Россиядәге иң абруйлы хокук фирмаларының берсе. Әгәр җанисәпкә бәйле хокук бозулар була икән, без судка кадәр барып җитәбез», — дип аңлатты Васил Шәйхразиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100