news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев Алматыда татар-башкорт берләшмәләре вәкилләре белән очрашты

Очрашуга Алматы шәһәренең актив татарлары чакырылган.

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Алматы шәһәренең татар-башкорт берләшмәләре вәкилләре белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Аралашу Казахстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында узды.

Васил Шәйхразиев белән очрашуга Алматы шәһәре актив татарлар чакырылган. Алар арасында Казахстан Татарлар һәм башкортлар конгрессы урынбасары Ринат Абдулхаликов, академик Мурат Ауэзов, Алматы шәһәренең Татар этномәдәни берләшмәсе рәисе Ринат Әюпов, Татар этномәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары Равил Гузаиров, Алматы шәһәренең Татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе Рәшид Гыйззәтуллин һ.б. бар. 

Исегезгә төшерәбез: бүген Васил Шәйхразиев Казахстанга эшлекле сәфәр белән килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot