news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев Алматыда Казахстан Акиме Баурҗан Байбек белән очрашты

Очрашуда Алматыда яшәүче татар яшьләренең белемен Казанда үстерү мөмкинлекләре турында да сүз булды.

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ"). Казахстанның Алматы шәһәре хакимиятендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Казахстан Акиме Бауырҗан Кыдыргали улы Байбек белән очрашты. Татарстан ягыннан рәсми чарада шулай ук Бөтендөнья Татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Рәсми очрашуда Алматы шәһәре Акиме урынбасары А.Кырыкбаев, Алматы шәһәренең туризм идарәсе бүлеге җитәкчесе Н.Батталов һәм татар иҗтимагый берләшмәләре вәкиле Ринат Абделхаликов бар иде.

Татарстан һәм Казахстан вәкилләре Алматыда яшәүче татар яшьләренең белемен Казанда үстерү мөмкинлекләре, этник туризм мәсьәләләре, мәдәният өлкәсендәге ике арадагы хезмәттәшлек турында сүз алып барды. Аким Байбек Казахстандагы татар оешмалары эшчәнлеге турында сөйләп узды, аларга югары бәя бирде.

Татар иҗтимагый оешмалары исеменнән Ринат Абделхаликов чыгыш ясады. Ул шулай ук бүген Җамбыл исемендәге Казах Дәүләт филармониясенең Концертлар залында узачак Татар музыкасы уртак концертына әзерлек мәсьәләләренә тукталды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot