news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Аксубайда капиталь ремонттан соң мәдәният йортын ачты

Яңартылган авыл клубы - ул авыл, анда яшәүчеләр, шулай ук республика хакимияте өчен дә зур шатлык, диде Васил Шәйхразиев.

Васил Шәйхразиев Аксубайда капиталь ремонттан соң мәдәният йортын ачты
aksubayevo.ru/

(Казан, 19 февраль, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Бүген , 19 февральдә,  Аксубай районының Иске Кыязлы авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды. Ул авыл халкы һәм мәдәният учреждениесе өчен дә истәлекле вакыйга булды. Бу турыда район газетасы яза.

Клуб ачылышында күпсанлы кунаклар, авыл халкы, район җитәкчелеге һәм республика вәкилләре җыелды. Татарстан Премьер-министры Васил Шәйхразиев, район башлыгы Камил Гыйльманов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Хафиз Миргалимов, Шамил Яһудин һ.б. авыл халкын истәлекле вакыйга белән котлады.

Яңартылган авыл клубы -  ул авыл, анда яшәүчеләр, шулай ук республика хакимияте өчен дә зур шатлык, диде Васил Шәйхразиев. "Әгәр авылда ФАП, мәктәп, клуб, юл бар икән, балалар туачак һәм гаиләләр авылда калачак", - диде ул.

Мәдәният йорты узган елның июлендә башланды. Яңа мәдәният йорты 218 тамашачыга исәпләнгән. Биредә авыл китапханәсе урнашкан. Киләчәктә биредә татар милли үзәге булдыру планлаштырыла. Бүген авылда яшәүчеләр биредә ял итә һәм бильярд уйный ала.

Объектның мәйданы 911,8 квадрат метр тәшкил итә. Капиталь ремонтка бюджеттан 10,2 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин клуб өчен аппаратура бүләк итте. Клубка депутатлар ярдәме турында язылган элмә такта урнаштырганнар.

Клуб мөдире Резедә Юнысова хакимият вәкилләренә капиталь ремонт өчен рәхмәт әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100