news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Былтыр яндык, быел батабыз

Васил Шәйхразыев: Былтыр яндык, быел батабыз
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы башланды. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев пленар утырышны ачты.

«Дини бәйрәмнәр, Сабантуйлар халкыбызны берләштерә. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынаулар, афәтләр, кайгылар да бердәмлекне ныгыту, ярдәмләшү, бер-беребезгә терәк булу хисләрен арттыра. Былтыр янган булсак, быел инде батабыз. Апрель аенда Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрен су басты. Май аенда Омск өлкәсендәге борынгы татар авылларын да су баса башлады. Бөтендөнья татар конгрессы, барлык милләттәшләргә мөрәҗәгать итеп, зыян күрүчеләргә оператив рәвештә ярдәм күрсәтү эшләрен оештырып җибәрде», – диде ул.

Ул афәт килгән өлкәгә милләттәшләр күрсәткән ярдәмне ассызыклады. Самара, Башкортстан, Төмән, Пермь, Чувашиядәге милләттәшләр ярдәм җибәрүен әйтте. «Ярдәмегез өчен рәхмәт. Без ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез», – диде ул.

Ул имамнарның махсус хәрби операциядә катнашуларын ассызыклады. «Безнең егетләребез юлбарыслар кебек көрәшә», – диде ул.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Форумда Россиянең 77 төбәгеннән барлыгы 1016 дин әһеле катнаша. Делегатлар иртәгә Изге Болгар җыенына бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100