Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразыев журналистларга: Милләтне берләштерү өчен зур көч куясыз
Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев журналистларга рәхмәт сүзләрен әйтте.
«Ел дәвамында бер-беребезне аңлап, кулга-кул тотынышып эшләдек. Төбәкләргә чыкканда җырчылар, биючеләр, язучылар, журналистларны алырга тырышабыз. Быел күп кенә чараларга журналистларны алып бардык. Чараларның күбесендә «Татар-информ» журналистлары булды. Алар үз фикерләрен әйтте. Бу безнең өчен бик мөһим. Бу очрашу да киләсе елга план коруда мөһим, чөнки сез биргән сораулар йә халыктан, йә үзегездән, йә хезмәттәшләрдән чыккан. Ул сорауларга игътибар итәбез», – диде ул.
Милли Шура рәисе киләсе елда да бергә аңлашып эшлик, дигән теләген җиткерде.
«Милләтне берләштерү өчен зур көч куясыз. Сез безнең эшне күрсәтмәсәгез, язмасагыз, сөйләмәсәгез, «сарафан радиосы» белән ерак китеп булмый. Сез язасыз, сөйлисез, мактыйсыз, күрсәтәсез, ачуланасыз, тәкъдим итәсез. Безнең төп эш – аңлау, үзгәрергә тырышу. Кайвакыт киңәшләрне колакка гына килеп әйтәсез. Безнең дөрес әйтмәгән вакытлар була, сез эшләтәсез. Бергә эшләү – безнең өчен зур горурлык», – диде ул журналистлар белән очрашуда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз