Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашты: Милләтебезгә, илебезгә бергә хезмәт итәбез
Бүген Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашып, Бөтендөнья татар конгрессының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
Ул чыгышын журналистларга рәхмәт белдерүдән башлады, татар матбугаты хезмәтенең мөһимлеген ассызыклады.
«Сезгә хезмәттәшләр дип эндәшәм, чөнки бөтен җирдә бергә йөрибез. Халкыбызга, милләтебезгә, илебезгә бергә хезмәт итәбез. Барлык мөһим хәбәрләрне дә милләттәшләребезгә вакытында җиткереп барасыз – кем язып, кем сөйләп, күрсәтеп, фотога төшереп. Эшләгән эшне күрсәтә дә белергә кирәк. Безнең чараларда меңләгән кеше катнашса да, аннары аны миллионлаган кеше карый. Сезгә милләткә тугры хезмәтегез, татар җанлы булуыгыз өчен рәхмәт», – диде ул.
Җитәкче журналистларга Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын тапшырды: «Татарстан – яңа гасыр» телеканалында «Татарлар» тапшыруын алып баручы журналист Ләйсәнә Садретдинова, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы Салават Камалетдинов, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Зөлфия Шәвәлиева, «Гаилә һәм мәктәп» журналы корреспонденты Ләйсән Исхакова, «Татарлар» газетасы мөхәррире Фирдәвес Исмәгыйлева, ГТРК «Татарстан» телеканалында тапшырулар алып баручы Гөлназ Ибраһимова һәм «Татарстан – яңа гасыр» телеканалы журналисты Рүзәл Шәрипов бүләкләнде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Мәдәни җомга» газетасы корреспонденты Сөембикә Кашаповага Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале тапшырылды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз