Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Запорожьеда махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Запорожье шәһәрендә. Биредә ул махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Фикер алышу дәвамында аларның теләк-тәкъдимнәрен тыңлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәфәрдә Шәйхразыев белән бергә Самара өлкәсенең «Дуслык» төбәк иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты, Милли Шура әгъзасы Фәхретдин Канюкаев һәм Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Милли Шура әгъзасы Илдус Дәүләтов тә бар. Алар исә махсус хәрби операциядә катнашучыларга дроннар алып килеп тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз