news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев җырчы Рәшит Ваһаповка истәлек тактасы кую урыны белән танышты

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсенә килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә ул Рәшит Ваһаповка истәлек тактасы кую урыны белән танышты. Рәшит Ваһапов – татар җырчысы, татар музыкаль мәдәниятендәге иң күренекле башкаручыларның берсе, ТАССРның халык артисты.

Истәлек тактасы Түбән Новгород шәһәренең Варварская урамындагы 10/25нче йортта куелачак. Биредә татар өлкә педагогик техникумы урнашкан булган, узган гасырның 20нче елларында Рәшит Ваһапов шунда белем алган.

Истәлек тактасы ачу тантанасы Түбән Новгород шәһәрендәге Идел буе Федераль Сабан туе программасына керер дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot