Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев XXV Федераль Сабантуйга әзерлек буенча утырышта катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның Саха (Якутия) Республикасындагы эш сәфәре дәвам итә. Ул, беренче номерлы Хөкүмәт Йортында узучы, Якутск шәһәрендә XXV Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча Оештыру комитеты утырышында катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Васил Шәйхразыев утырыш барышында катнашучыларны сәламләде һәм милли бәйрәмнең, аерым алганда федераль Сабантуйның тарихы турында сөйләде.
Сабантуй — язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган татар халкының традицион милли бәйрәме. Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Сабантуй илнең мәдәни кодының аерылгысыз өлеше булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз