news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туенда катнашты

Кичә, 19 июль көнне, Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова да катнашты.

Әлеге күркәм чара XVIII тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot