news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев XVI Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру урынын карады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пенза өлкәсендә. Биредә ул 2026 елда Пенза өлкәсендә узачак Бөтенроссия авыл Сабан туе урынын карады. Бәйрәм Кузнецк районының Кече Труев авылында узачак, дип хәбәр итә конгресс сайты.

Шулай ук әлеге мәйданчыкта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров, Кузнецк районы башлыгы Валерий Костин, эшмәкәр Ринат Абузяров булды.

Пенза өлкәсенең бөтен илдән кунакларны инде кабул иткәне бар иде. 2017 елда Бөтенроссия Сабан туе Европаның иң зур татар авылында – Урта Әләзәндә узды. Ул вакытта илнең 35 төбәгеннән бер көнгә 30 меңнән артык кеше килгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot