Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак мәйданчыкларны карады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Пенза өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Кузнецк районында булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Биредә ул 2026 елда XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак Малый Труев авылында булды, бәйрәм үтәчәк мәйданчыкларны карады, төп чаралар, спорт ярышлары һәм мәдәни программа өчен билгеләнгән урыннар белән танышты.
Пенза өлкәсендә узачак Сабантуй зур масштаблы вакыйга булачак, ул төрле төбәкләрдән меңләгән кунакларны һәм катнашучыларны берләштерәчәк. Бәйрәм кысаларында традицион уеннар, концертлар, ярминкәләр һәм татар диаспорасы вәкилләре белән очрашулар булачак.
Эш сәфәре нәтиҗәләре буенча Васил Шәйхразыев әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде һәм Бөтенроссия авыл Сабан туеның үткәрелүе төбәк өчен генә түгел, ә Россиядәге бөтен татар җәмәгатьчелеге өчен дә мөһим вакыйга булачагын ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз