news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Ханты-Мансийск шәһәрендә мәңгелек утка чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ханты-Мансийск шәһәренә килде. Биредә ул Җиңү паркындагы Хәтер мемориалында узган тантаналы чарада катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чарада шулай ук Ханты-Манси автономияле округы губернаторы Руслан Кухарук, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Васил Шәйхразыев һәм рәсми делегация әгъзалары Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның якты истәлегенә багышланды. Катнашучылар батырларны бер минут тынлык белән искә алды.

Тантанада катнашучылар тарихи хәтерне саклауның һәм аны яшьләргә тапшыруның мөһимлеген ассызыклады. Алар фикеренчә, мондый очрашулар ил тарихын хөрмәт итәргә һәм үз халкың белән горурланырга өйрәтә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot