news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев: Хәләл продукция җитештерү Татарстан өчен зур мөмкинлекләр ача

Васил Шәйхразыев: Хәләл продукция җитештерү Татарстан өчен зур мөмкинлекләр ача
Фото: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Татарстанда җитештерелгән хәләл продукцияне республика һәм Россия төбәкләренә генә түгел, чит илләргә дә чыгарырга кирәклеге турында белдерде. Бу хакта ул ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узган Татарстан предприятиеләрендә «Хәләл» туклану системасын кертүгә багышланган «Татарстан предприятиеләрендә хезмәткәрләр өчен туклануны оештыруда хәләл стандартларын кертүнең төп аспектлары» темасына багышланган түгәрәк өстәлдә сөйләде.

«Татарстанда җитештерелгән хәләл продукцияне республика һәм Россия төбәкләрендә генә түгел, Россиядән читтә дә гамәлгә ашыру мәсьәләсе тора. Хәләл продукция җитештерү Татарстан өчен зур мөмкинлекләр ача, әлеге юнәлешне киңәйтү безнең бурыч. Татарстанның танылган сыйфат билгесе бар, безнең продукцияне таныйлар, беләләр. Әлеге мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Әлбәттә хәләл продукциянең үз таләпләре бар, ләкин безнең эшмәкәрләр бизнес үсешенең перспективасын нәкъ менә хәләл продукция җитештерүендә күрергә тиеш», – диде ул.

Васил Шәйхразыев Татарстан эшмәкәрләренә хәләл продукция җитештерү стандартларын өйрәтү кирәклеген ассызыклады.

«Бүгенге көндә безнең алда торган төп бурыч эшмәкәрләргә хәләл продукцияне җитештерү принципларын аңлату. Әгәр эшмәкәр хәләл мәйданчыкка керә икән, башлангыч дәрәҗәдә билгеле бер чыгымнар кирәк булачак, чөнки продукцияне болай гына җитештерү мөмкин түгел. Бу хәләлме, әллә хәләл түгелме, дип, сүз йөртеп кенә барып чыкмаячак. Димәк, хәләл базарына кергәндә эшмәкәрләргә барлык нечкәлекләрне өйрәтергә кирәк. Һәрбер эшмәкәр эш башында киләчәктә тотрыклы рәвештә үз керемемне үстерә алам дип ышанырга тиеш», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot