Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Владивостокта истәлекле капсулага туфрак салу тантанасында катнашты
Бүген, 4 июльдә, Владивостокта Луганск Халык Республикасына тапшырылачак истәлекле капсулага туфрак салу тантанасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, шулай ук Приморье крае Губернаторы Аппараты һәм Приморье крае Хөкүмәте җитәкчесе Диләрә Маликова бар иде. Катнашучылар геройларның истәлеген саклау һәм буыннарны берләштерү өчен мондый чараларның әһәмиятен ассызыкладылар.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте
Туфрак Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршинның тормышы һәм батырлыгы белән тыгыз бәйләнгән Владивосток районнарының берсеннән алынган. Нәкъ менә шушы шәһәр Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән каһарманның биографиясендә мөһим урын алып тора. Җир салынган капсула ЛНР территориясендәге музейга тапшырылачак.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз