news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Ульяновск шәһәренең тарихи мәчет комплексында булды

Васил Шәйхразыев Ульяновск шәһәренең тарихи мәчет комплексында булды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура Рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульяновскига килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда Васил Габтелгаяз улы эшкуар, җәмәгать эшлеклесе, «Мой бизнес» үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов, Ульяновск шәһәр Думасы Рәисенең беренче урынбасары Алсу Айзатуллина һәм Ульяновск татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин белән берлектә Ульяновск шәһәренең тарихи мәчет комплексында булды.

Кунакларны Икенче җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фәткуллов озатып йөрде һәм Аллаһ йортындагы белем бирү системасы, гамәлгә ашырылган проектлар, киләчәккә планнар белән таныштырды.

Бүген мәчеттә шәхси мәктәп, балалар бакчасы эшли. Балалар саны бик күп. Якын арада яңа бина салып, мәгариф эшчәнлеген киңәйтергә ниятлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot